+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 апрель 2020, 11:10

Өлешчеләр проблемасы күтәрелде

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш һәм тарнспорт сәгате”нең чираттагы утырышын үткәрде.

Онлайн режимында барган киңәшмәдә катнашучылар икътисадка булышу өчен бюджет чыганакларын яңадан бүлүгә бәйле социаль объектлар төзү планын актуальләштерү мөһимлеге турында фикер алышты.
Киңәшмәдә Граңданнар хокукларын яклау фондының төбәк генераль директоры Дамир Миңнебаев проблемалы йортларны төзеп бетерү графигы башкарылуы турында сөйләде. Әлеге вакытта төзелеп бетмәгән 128 объект санала. Шуларның 23ен фатир сатып алып алданган өлешчеләрне яклау федераль фонды линиясе буенча финанслау, тагын да 63 йорт федераль финанслауга дәгъва иткән гаризалардан тора. Калган проектларны гамәлдәге төзүчеләр тәмамларга әзер. 2020 елда 26 йортны төзеп бетерү күз алдында тотыла. Бу исә меңнәрчә алданган өлешчеләр фатирлы булачак дигән сүз.
Төбәк җитәкчесе БР Башлыгы Хакимиятенең Эксперт идарәсенә юл картасын игътибар белән өйрәнергә кушты. “Безнең видеокиңәшмәләрдә алданган өлешчеләрне дә чакырырга кирәк. Аларның күп сораулары туган. Коронавируска карамастан куелган бурычларны үтәргә тиешбез”,—диде ул.
Республикада РФ президентының “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “2019 — 2024 елларга Башкортстан Республикасында торак” программасы менә шундый кискен мәсьәләләрне дә уңышлы чишәргә булыша.

Автор : Кадикова Резида
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/leshchel-r-problemasi-k-t-relde-218853/
Читайте нас: