+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 апрель 2020, 10:45

Авыл мәктәбенә 6 миллион сум

Ишембай районының Макаровка урта мәктәбе “санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты грантына ия булды.

Ишембай районының Макаровка урта мәктәбе “Мәгариф үсеше” дәүләт программасының “санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты грантына ия булды. Русиянең җиңүче 125 мәктәбе арасында бу Башкортстаннан бердәнбер мәктәп. Конкурс сайлап алуында математика, информатика һәм технологияне тирәнтен өйрәнүче һәм аталган дисциплиналарны укытуда иң яхшы нәтиҗәләргә ия булган мәктәпләр катнашты. 6 миллион сумлык грант ике елга исәпләнгән һәм мәктәп өчен кирәкле җиһазлар һәм җиһаз сатып алуга, укытучыларга хезмәт хакы түләүгә юнәлдереләчәк.
Бу яңалык белән социаль челтәрләрдә уртаклашкан Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов мәктәп укучыларының Ворлдскиллс стандартлары буенча Юниорлар чемпионатларында һәм демонстрацион имтиханнарда катнашу мөмкинлеге булачагын сөйләде.
“Бу проект мәктәп укучыларының фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә ярышларда катнашуына өстәмә стимул булачак. Иң яхшы укучылар һәм укытучылар (районның авыл мәктәпләреннән барлыгы 30 кеше) һәм призерлар, җиңүчеләр 2021 елның кышкы каникулларында, 2021 елның җәйге каникулларында Мәскәүгә белем бирү экскурсиясенә барачаклар. Талантлы балаларны алып бару өчен цифрлы технологияләр өлкәсендә остазлар командасын булдыру проектның мөһим этабы булачак”, - ди Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов. Болар хакында “Башинформ” хәбәр итте.

Фото Макаровка мәктәбе сайтыннан.
Автор: Мунир Вафин
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Avil-m-kt-ben-6-million-sum-220540/
Читайте нас: