+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 апрель 2020, 10:45

Башкортстан чит илгә продукция озату буенча контракт төзеде

Башкортстанда дөнья икътисадындагы кризис шартларында экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмәләр үткәрелә.

Шушы көннәрдә мондый киңәшмә "Русия экспорт үзәге" җәмгыяте вице-президенты Алексей Кожевников җитәкчелегендә узды. Башкортстан ягыннан анда Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Маргарита Болычева, аның урынбасары Лена Изотова, Экспортка ярдәм итү үзәге директоры Илдус Халитов катнашты.

Киңәшмәдә дөньяда эпидемиологик хәлнең начараюы белән бәйле рәвештә экспортер-предприятиеләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, продукцияне чит илләргә озату барышында компанияләр чыгымнарын субсидияләү рәвешендә дәүләт ярдәме механизмнары турында сүз барды. Шулай ук, Башкортстан товарларын дөньяның электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру мәсьәләсе дә каралды.

Исегезгә төшерәбез: әлеге вакытта республикада «Башкортстанда экспортны үстерү» төбәк проекты, шулай ук Владимир Путинның май указы белән расланган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Фото: mgazeta.com сайтыннан


Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-chit-ilg-produktsiya-ozatu-buencha-kontrakt-t-zede-220064/

Читайте нас: