+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 апрель 2020, 10:40

Башкортстанда туризмны үстерү буенча җитди эшләр алып барыла

Башкортстанда кимендә 18 яңа аеруча саклана торган табигый территория булдырылачак.

Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән расланган «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларынд кимендә 18 яңа аеруча саклана торган табигый территория булдыру каралган. Проект кысаларында республика әһәмиятендәге 16 аеруча саклана торган табигый территория, аерым алганда, «Җилем» табигать паркы һәм 15 табигать һәйкәле бар. Анда хәзерге вакытта инфраструктура объектларын булдыру буенча чаралар үткәрелә.

Болар барысы да республикада туризмны үстерергә яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

- 2024 елга кадәр без тагын 4 аеруча саклана торган табигый территория булдырачакбыз. Бүген бу юнәлештә республиканың Иглин һәм Салават районнарында фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла. Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә туризмны үстерү буенча эш дәвам итәчәк, - дип билгеләп үтте Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров.

Фото: "mgazeta.com" сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanda-turizmni-ster-buencha-itdi-eshl-r-alip-barila-220068/

Читайте нас: