+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 апрель 2020, 22:35

Этил спирты Әзербайҗанга китәчәк

Башкортстан чит илгә продукция озату буенча контракт төзеде.

Билгеле булуынча, шушы көннәрдә Башкортстан карантин чикләүләре шартларында чит илгә продукция озату буенча контрактка кул куйды. Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты килешү нечкәлекләрен бастырып чыгарды.
Контракт Русия экспорт үзәгенең оператив штабы ярдәмендә, шулай ук Башкортстанда Владимир Путинның май указлары белән расланган “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә имзаланды. Әйтик, республиканың “Башспирт” җәмгыяте предприятиесе Әзербайҗанның “Carcioglu Group” компаниясенә этил спиртын зур күләмдә озату буенча килешү төзегән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Башспирт” җәмгыяте — Русиядә ликер-аракы продукциясе җитештерүче иң эре компания.
— Килешү Әзербайҗандагы РЭЦ вәкиле Нури Гулиев һәм Русиянең Әзербайҗандагы Сәүдә вәкиллеге катнашлыгында төзелде, - дип белдерә Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Экспертлар билгеләп үтүенчә, хәтта кризис шартларында да продукцияне сату өчен яңа мөмкинлекләр табарга мөмкин. Моның өчен чит ил предприятиеләренең ихтыяҗларын белергә кирәк.


Фото: mgazeta.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Etil-spirti-zerbay-anga-kit-ch-k-224104/

Читайте нас: