- Укыту дистанцион рәвештә алып барылачак. Курсларда катнашучыларга өч программа тәкъдим ителә: актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте, - дип сөйләделәр Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Проектның төп максаты - актерлар берләшмәсенә ярдәм итү һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген туктатып тору чорында һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру.
Программада катнашырга теләүчеләр «Программа 16 сәгать» дигән тамга белән dopobr@gitis.net электрон почта адресына хат җибәрергә тиеш.
Әйтергә кирәк, узган елда үзәктә Русия һәм якын чит ил театрларыннан 850дән артык хезмәткәр әзерлек узган.
Фото: mgazeta.com сайтыннан