+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 апрель 2020, 22:25

Нефтекама дәваханәсендә яңа маммограф

Шушы көннәрдә «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Онкологик авырулар белән көрәш» федераль проекты кысаларында Нефтекаманың үзәк шәһәр дәваханәсенә яңа маммограф кайтты.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, маммограф скрининг һәм диагностика тикшеренүләре үткәрү өчен тәгаенләнгән.

Хәзерге вакытта инженерлар аны урнаштыру, сынау һәм файдалануга тапшыру белән шөгыльләнә.

Дәваханә табиблары мондый аппарат сатып алуга бик шат. Медиклар сүзләренә караганда, бу шәһәрнең гинекологларына, маммологларына зур ярдәм күрсәтәчәк. Ул хатын-кызларны сыйфатлы диагностик тикшеренүләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Киләсе атнада Нефтекама табиблары дәваханә карамагына яңа флюорография җиһазы кайтуны көтә.

Фото: mgazeta.com сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Neftekama-d-vahan-send-ya-a-mammograf-226147/

Читайте нас: