Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, NeuroFax EEG-1200 аппараты - югары эксперт класслы санлы система.
Электроэнцефограмма тесты йокы бозылу, һуш югалту, баш әйләнү һәм баш җәрәхәте булганда дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнә.
Шулай ук, гомумдәүләт проекты кысаларында дәваханә офтальмоскопия өчен бинокуляр офтальмоскоп алды. Әлеге аппарат күздәге кан басымын тикшерү, кан тамырлары патологияләрен, күз авыруларын ачыклау өчен тәгаенләнгән.
Фото: "Башинформ" агентлыгы