+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 апрель 2020, 00:00

"#яучусьнаудаленке"га кушылыгыз!

Укучылар өйдә ничек укулары турында социаль челтәрләрдә уртаклаша. Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары мәгарифне дә үз эченә ала. Ил башлыгы балаларга белем бирү, аларны булачак белгечләр итеп тәрбияләүнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклаган иде.

Соңгы вакытта республикада һәм илдә булган үзгәрешләр әлеге өлкәдә зур чагылыш тапты - укучылар дистанцион белем алуга күчте. Әмма ничек кенә булмасын, укучылар өчен билгеләнгән программа үтәлергә тиеш. Бу җәһәттән Башкортстан колледжлары студентлары яңа флешмоб оештырды. Укучылар һәм укытучылар дистанцион укытуның ничек оештырылуы турында фотографияләр, анимацияләр, видеороликлар белән уртаклашалар, шулай ук укуда кулланылучы белем алу онлайн-технологияләрен күрсәтәләр. Студентлар үзләренең фотосурәтләрен һәм тәэсирләрен социаль челтәрләрдә #яучусьнаудаленке хештегы астында (Вконтакте, Инстаграм, ТикТок) бастыра. Фотосурәтләргә караганда, студентлар яңа форматка бөтен җаваплылыклары белән килгән: кулланылучы чаралар арасында - лекцияләр, конспектлар, онлайн-видеосессияләр, виртуаль лаборатория эшләрен башкару һәм хәтта дөнья музейларында 3d-экскурсияләр булган сыйныф сәгатьләре. - Флешмобка кушылыгыз һәм үз социаль челтәрләрегездә ничек укуыгыз турында сөйләгез. Катнашу өчен белем бирү процессының фотосурәтләрен #яучусьнаудаленке хештегы белән бастыру мотлак, эстафетаны дусларга һәм танышларга тапшырырга кирәк, - дип яза алар социаль челтәрләрдә. Чыннан да, вакытлыча булган бу уңайсызлыклар тиздән бетәр, ә укучылар белем алуга кызыксынуын югалтырга тиеш түгел. Фото: education.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/yauchusnaudalenke-ga-kushiligiz-221994/

Читайте нас: