+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 апрель 2020, 20:20

Монда эш гөрли

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районына эш сәфәре барышында “Уфа” индустриаль паркын үстерү перспективалары белән танышты.

Республикада эшкуарлык башлангычларын гамәлгә ашыруга “Уфа” индустриаль паркын алга таба үстерү ярдәм итәчәк. Ул Уфаның Шакша микрорайонына “Урал” М5 федераль трассасының 1492нче чакрымында урнашкан һәм 298 гектар мәйданны били. Хәзер биредә 650 яңа эш урыны булдыруны тәэмин иткән 15 резидент эшли.
“Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” федераль проекты кысаларында парк территориясендә 20 мең квадрат метр мәйданлы административ бина булган җитештерү комплексы төзелеше башланды. Аның гомум бәясе 752 миллион сум тәшкил итәчәк, шуның 400 миллион сумы – федераль бюджет акчасы. Биредә дүрт резидентның җитештерү куәтләре урнашачак. Хәзерге вакытта фундамент салуга әзерлек бара. Объектны ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла. Радий Хәбиров комплексны төзегәндә республика җитештерүчеләренең тиз төзелә торган конструкцияләрне, шул исәптән урында җитештерүче сэндвич-панельләрне кулланырга кирәклеген ассызыклады.
Республика Башлыгы, шулай ук, “Уфа” индустриаль паркы резидентларының берсе – шәхси эшкуар Илгиз Нәфыйковның җитештерү мәйданчыгында булды. Аның 2009 елдан бирле эшли торган предприятиесе өреп кабартылучы көймәләр өчен клапаннар чыгара. “Уфа” паркы территориясенә компания 2017 елда күченгән. Биредә эшкуар үз бинасын төзегән, бу җитештерүне шактый киңәйтергә мөмкинлек биргән. Проектка инвестицияләр якынча 40 миллион сум тәшкил иткән. Хәзер предприятиедә 33 кеше эшли. Алар җитештерә торган продукциягә илнең күп кенә төбәкләрендә ихтыяҗ бар.

Фото: bashinform.ru

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Monda-esh-g-rli-227041/

Читайте нас: