+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 апрель 2020, 20:15

Уфа каласы ни өчен матур?

Башкортстанда “Уңайлы шәһәр мохите” программасын гамәлгә ашыру буенча күп эшләр башкарыла.

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы эш сәфәрендә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү барышы белән танышты.
“Колгуев” бистәсендә төбәк җитәкчесе Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Вил Төхвәтуллин белән территорияне үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Активист 160нчы лицейдан ерак түгел скверны төзекләндерергә һәм аңа күрше йортта яшәүче легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе ветераны, генерал Шәйморатов орденының беренче кавалеры М. Нагаев исемен бирергә тәкъдим итте. Радий Хәбиров бу идеяне хуплады һәм Уфа шәһәр хакимиятенә төзекләндерү планнарында тәкъдимне исәпкә алырга кушты.
“Вил Төхвәтуллин кебек битараф булмаган, актив тормыш позициясендәге кешеләр белән һәрвакыт шатланып очрашырга әзермен, — диде республика Башлыгы. — Нәкъ менә алар аша без конкрет территориядә ниләр булганын һәм кешеләргә нәрсә кирәклеген беләбез”.
Уфаның Калинин районында Радий Хәбиров «Первомайский» паркын реконструкцияләү барышын тикшерде. Эшләрнең беренче этабы кысаларында буа чистартылган һәм тирәнәйтелгән, җәяүлеләр һәм велосипед юллары төзекләндерелгән, яшелләндерелгән, ут монтажланган. Планда — спорт һәм күңел ачу мәйданчыклары оештыру, шулай ук яңа өйләнешүчеләр аллеясен булдыру. Бистә халкы гаилә белән ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заманча уңайлы территория алсын өчен паркны быел төзекләндерү эшләрен төгәлләргә планлаштыралар.

Фото: bashinform.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ufa-kalasi-ni-chen-matur-227011/

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: