+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 апрель 2020, 18:40

Беренче ябык футбол манежы төзеләчәк

Башкортстан майда төбәктә беренче ябык футбол манежы төзелешенә контракт төзүне планлаштыра.

Республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы моның өчен «Спорт - яшәү нормасы» проекты кысаларында федераль бюджеттан 450 миллион сумнан артык акча җәлеп итә алган.

"Якын көннәрдә ябык футбол манежын төзи башлыйбыз. Бу Комаров урамында безнең "Нефтяник" стадионы янында заманча каркас-модуль павильон булачак, анда өлкәннәр һәм балалар шөгыльләнәчәк. Спорт комплексын проектлау башкарылды, май аенда төзүче белән контракт төзергә планлаштырабыз", - дип язды социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика Хөкүмәте элегрәк 2020-22 елларга ябык футбол манежы төзелешен 617,3 миллион сум күләмендә финанслауны раслаган иде: 2020 елга - 167,7 миллион сум, 2021 елга - 246,9 миллион сум, 2022 елга - 202,6 миллион сум.

Проектның гомум смета бәясе 581,7 миллион сум тәшкил итә.

Фото: bashinform

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Berenche-yabik-futbol-manegi-t-zel-ch-k-228935/

Читайте нас: