+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 апрель 2020, 10:45

Эре чүп-чарны сортларга аеру комплекслары төзеләчәк

БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазыловның сүзләренә караганда, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге инфраструктураны үстерү, күмүгә юнәлтелгән калдыкларның санын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм экологияне яхшыртуга ярдәм итәчәк.

- Шулай ук бу республика территориясендә «Экология» милли проектының «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру» төбәк проекты күрсәткечләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Нияз Фазылов.
Башкортстанның Туймазы районында каты коммуналь калдыклар полигонында елына 100 мең тоннага кадәр калдыкларны эшкәртүгә исәпләнгән чүп-чарны сортларга аеру комплексы каркасын төзү дәвам итә. Объект заманча «Грохот» һәм «Шредер» системалары белән җиһазландырылачак. Объектны файдалануга тапшыруның якынча вакыты - 2020 ел азагы.
Дәүләкән районында шулай ук елына 40 мең тоннага кадәр калдык сортлау комплексын төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта "Экология Т" региональ операторы төзелеш өчен җир участогы алган, проект-смета документларын эшләү буенча эш алып барыла.
- Комплекслар төзү яңа эш урыннары булдырырга һәм безнең полигоннарга эләгә торган калдыкларның санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, - ди «Экология Т» директоры Илнур Шакиров. - Өстәвенә, апрель аенда без манипуляторлы ике заманча мультлифт китерүне көтәбез. Бу техника төрле габаритлы йөкләрне төяү, шулай ук стихияле чүплекләрне бетерү өчен кулланылырга мөмкин.
Моннан тыш, Бәләбәй районында да чүп-чарны сортларга аеру комплексы тозүгә беренче адымнар ясалган. Хәзерге вакытта комплекс урнаштырылачак җир кишәрлеген теркәү бара.

Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: mgazeta.com
Фото: mgazeta.com
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ere-ch-p-charni-sortlarga-aeru-komplekslari-t-zel-ch-k-227624/
Читайте нас: