+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 апрель 2020, 12:40

Агачлар утыртылмый калмас

Сибайда «Яшел Башкортстан» республика акцисенең беренче этабы үткән.

Быел акция оештырыла башлаганнан бирле беренче тапкыр чарада катнашучылар саны аз булган. Эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, гражданнарны акциядә катнашырга җәлеп итмәячәкләр. Агач утырту белән муниципаль коммуналь хезмәтләр һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк.
Сибайда оештырылган акциядә дә МБУ «УЖКХ» коллективы, Сибай шәһәре хакимияте һәм шәһәр округы советы депутатлары, БДУның Сибай институты мөгалимнәре һәм хезмәткәрләре генә катнашкан.
Агач утыртучылар барлык саклык чаралары төгәл үтәгән: социаль дистанцияне саклаган, битлекләр кигән. Эшче куллардан тыш, МБУ «УЖКХ» биш берәмлек техника һәм кирәкле инвентарь (көрәкләр, чиләкләр, эш бияләйләре) белән дә тәэмин иткән.
Нәтиҗәдә бу көнне 156 алмагач һәм каен утыртылган.
Владимир Путинның май указын тормышка ашыручы «Экология» милли проекты кысаларында «Яшел Башкортстан» республика акциясе 25 апрельдән 1 майга кадәр узачак. Төп максаты экологик проблемага игътибар җәлеп итү, шәһәрләрне һәм авылларны яшелләндерү, аларны ямьләү белән беррәттән экологик хәлен яхшырту булган акция барышында 670 территориядә 50 меңнән артык агач һәм куак утыртылачак.
Чыганак һәм фото: sworker.rbsmi.ru

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Agachlar-utirtilmiy-kalmas-230018/
Читайте нас: