+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 апрель 2020, 12:50

Эшкуарлыкта үзара ярдәм

Башкортстанда «Минем бизнес» үзәге «БР хатын-кыз эшкуарлары ассоциациясе» оешмасы белән берлектә файдалы булу акциясен (#марафонполезности) башлап җибәргән. Бу чара Владимир Путинның май указы белән расланган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык итү» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Акциянең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: көн саен әлеге вакыт режимында бизнес вәкилләре гади, аңлаешлы тел белән Башкортстан эшкуарларын кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирә.
-Марафон март ахырында башланды һәм апрель буе дәвам итәчәк. Көн саен инстаграмда туры эфирда бизнес хуҗалары һәм экспертлар үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша. Төрле темалар буенча сөйләшүләр үтә: «Кризис чорында ничек эшләргә?», «Пандемия чорында яңа законнар» һ.б.
«Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Айгөл Хәбибрахманова республика эшкуарларын килеп туган хәл нык борчый, алар кайсы юнәлештә эшләргә белми, ди.
-Безнең кайнар линиягә бихисап сораулар ява. Аларның һәркайсы аерым тикшерелә. Без күбрәк әлеге хәлдә бизнеска нинди дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында сөйлибез, - ди ул.
Айгөл Хәбибрахманова шулай ук номатив-хоккук актларының көн саен үзгәреп торуын, шул сәбәпле тагын да «сыгылмалырак» булу һәм бүгенге көн таләбенә яраклаша белү кирәклеген ассызыклый эшкуар ханым.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Eshkuarlikta-zara-yard-m-230065/
Читайте нас: