+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 апрель 2020, 13:05

“Мирас” белән дөнья буйлап”

“Мирас” җыр һәм бию ансамбле яңа интернет-проект башлап җибәрә.

Аның кысаларында ансамбльның чит илләрдә биргән концертларын, башка илләрдә яшәүчеләр белән төшкән кабатланмас фоторәсемнәрне архив язмаларында карарга мөмкинлек туа.
Чәршәмбе көнне 20.00 сәгатьтә артистлар Инстаграм челтәрләрендә туры эфирга чыгып, фестивальләрдә катнашулары хакында сөйлиячәк. Бу атна Испания, Франция, Италия һәм Төркия илләрендә 2003-2009 елларда узган гастрольләргә багышланачак.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда мәдәниятне күтәрү өлкәсендә зур эшләр алып барыла. Безнең артистларыбызны дөньяның күп илләрендә чыгыш ясарга көтеп алалар һәм җылы алкышлыйлар.
Чыганак: БИ.

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Miras-bel-n-d-nya-buylap-232037/
Читайте нас: