+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 апрель 2020, 11:20

Михайловкада мәктәпне көтәләр!

Уфа районының Михайловка авылында төзелүче мәктәп вакытыннан шактый алда куллануга тапшырылыр дип көтелә.

Бу зур төзелеш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә эшләнгән “Демография” милли проекты нигезендә тормышка ашырыла.
640 урынга исәпләнгән мәктәп 160 бала кабул итәчәк балалар бакчасы белән берләштерелгән. Ул агымдагы елның гыйнвар аенда гына төзелә башлаган иде. Ә апрельдә төзелеш-монтаж эшләренең, билгеләнгән график белән чагыштырганда, 3 айга алдарак башкарылуы билгеләнгән.
Илдә, коронавирус белән бәйле, эпидемиологик хәлләр булуга карамастан, республикада мөһим социаль проектларны төзү эшләре тәвам итә.
Фото: vk.com

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Mihaylovkada-m-kt-pne-k-t-l-r-231966/
Читайте нас: