+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 апрель 2020, 11:20

Шәхси балалар бакчалары эш башлады

Уфада 21 апрельдән шәхси балалар бакчалары эшли башлады һәм кайсыбер муниципаль балалар бакчалары үз эшләрен дәвам итә.

Балалар бакчасы – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү учагы ул. Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында башкала хакимияте яңа балалар бакчалары төзү һәм ремонтлау буенча зур эш алып бара. Ләкин, бүгенге коронавирус чорында, кайсыбер балалар бакчалары кечкенәләрне кабул итүдән тукталып тора. Бу – заман таләбе, әлбәттә. Шулай да, әти-әниләре эшләгән балаларны 22 муниципаль һәм 14 шәхси балалар бакчаларында кабул итәләр.
Балалар бакчасына кабул итү өчен әти-әниләргә оешма җитәкчесе исеменә гариза язарга һәм эшләгән урыннан белешмә (яңартылган вариант) китерергә кирәк.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Sh-hsi-balalar-bakchalari-esh-bashladi-231993/
Читайте нас: