+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 апрель 2020, 11:15

Үз артларыннан җыештырырга кушты...

6 майдан алып Башкортстан башкаласындагы барлык торак йортларда да җылылык батареяларында температура күтәрелә башлаячак.

Моның сере гади: җылылык челтәрләре гидравлик сынаулар үткәрүне башлый. Уфаның “БашРТС” идарәсе начальнигы Азат Абдуллин әйтүенчә, гидравлик сынауларның актив фазасына предприятие 12 майда керәчәк.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында башкалада яшәүчеләргә җылы һәм уңайлы булсын өчен күп эшләр алып барыла. Менә әлеге сынаулар уңаеннан да, Уфа мэры Өлфәт Мостафин ресурсникларга, җылылык челтәрләрен ремонтлау чорында, “үз артларыннан җыештырып йөрергә” һәм чокылган юллар калдырмаска кушты.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/z-artlarinnan-ieshtirirga-kushti-232013/
Читайте нас: