Республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы Башкортстан чеипоннары белән бергә республика халкына онлайн-зарядкалар оештыра. Бүген онлайн зарядканы бадминтон буенча халыкара класслы спорт мастеры, Русия кубогы җиңүчесе һәм Русия чемпионы, 19 яшькә кадәр Европа беренчелеге җиңүчесе, халыкара ярышларда күп тапкырлар җиңүче Родион Алимов үткәрде. Иртәгә спорт күнегүләрен бадминтон буенча халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионаты җиңүчесе, халыкара ярышларда күп тапкырлар җиңүче Алинә Дәүләтова күрсәтәчәк. Ул онлайн-зарядканы Интернет челтәрендә спортчының Инстаграм сәхифәсендә карый аласыз. Бу чара ил Президенты Владимир Путинның май указын үтәү максатында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла. Фото: Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы сайтыннан.