+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 апрель 2020, 22:35

Тагын өч районда модельле китапханәләр булачак

Агымдагы елда Башкортстанның өч авыл китапханәсе Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәдәният» гомумләүләт проекты кысаларында оештырылган конкурста җиңүче булды.

Җиңүче учреждениеләр мәдәниятне үстерүгә, аерым алганда, китапханәләрнең китап фондларын тулыландыру һәм яңартуга акча алалар.

Шулай итеп, быел бүлеп бирелгән акчалар Благовар районының үзәк китапханәсенә, Дүртөйле районының Әсән авыл китапханәсенә, Туймазы районының Кандра балалар китапханәсенә яңа сулыш өрәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанның авыл китапханәләре китап фондларын комплектлауга 6 миллион сумнан артык акча алган, шуларның 4 миллионнан артыгы – федераль бюджеттан.

Фото: Башкортстанның мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Tagin-ch-rayonda-modelle-kitaphan-l-r-bulachak-237241/

Читайте нас: