+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 апрель 2020, 12:10

Уфа үзәгендәге дүрт сквер төзекләндереләчәк

2020 ел Башкортстанда рәсми рәвештә “Торлак пунктларның эстетикасы елы” дип игълан ителгән. Русия Президенты Владимир Путин имзалаган “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында быел Уфаның үзәге төзекләндереләчәк. Бу хакта тулырак – сайтта.

Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Мифтахетдин Акмулла һәйкәле каршындагы, Совет мәйданындагы Нариман Сабитов исемендәге 1нче музыка мәктәбе янындагы скверларны төзекләндерү өчен Уфа каласы бюджетыннан 292,9 миллион сум акча бүленәчәк. Бу хактагы документ “Госзакупки” сайтында урнаштырылган.
Әлеге акчага корыган акчалар киселергә, иске тротуарлар һәм аларның җиһазлары яңартылырга, алар янында ял мәйданчыклары булдырылырга тиеш. Шулай ук тирә-якны яшелләндерү һәм яктырту буенча күпсанлы эшләр каралган. Алар һәммәсе дә 10 декабрьгә кадәр башкарылып чыгарга тиеш.
Аерым алганда, БДПУ каршындагы М. Акмулла һәйкәле янындагы мәйданчыкта студентлар өчен ял зоналары булдырылачак, яңа эскәмияләр, гөлләмә савытлары, урналар урнаштырылачак, яктылык корылмалары яңартылачак.
Нариман Сабитов исемендәге 1нче музыка мәктәбе каршындагы скверда корыган агачлар яңаларына алыштырылачак. Иске коймылар шулай ук яңартылырга тиеш. Совет мәйданында исә яңа куелган гранит ташлар арасына Watereri наратлары утыртылачак.
Бу чаралар һәммәсе дә Совет мәйданы янын Уфада яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен иң шәп ял мәйданына әверелдерергә тиеш.
Аукционда катнашу өчен гаризалар 28 апрельгә кадәр кабул ителә, аукцион үзе 30 апрельдә узарга тиеш. Совет мәйданын төзекләндерүгә шәһәр бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленергә тиеш.
Атап үтелгән чаралар Башкортстандагы “Торлак пунктларның эстетикасы елы” һәм Русия Президенты Владимир Путин имзалаган “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: Vuzopedia.ru.
Автор: Илдус Фазлетдинов
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Ufa-z-gend-ge-d-rt-skver-t-zekl-nderel-ch-k-234286/
Читайте нас: