+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 апрель 2020, 17:35

Агыйдел аша күперне төзекләндерү 51,6 миллион сумга төшәчәк

Бу хактагы мәгълүмат “Госзакупки” сайтында урын алган. Төзекләндерү эшләре “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән иде. Аны тормышка ашыруга быел 7 324,7 миллион сум акча бүленәчәк. Шуның 2 223 миллионы – федераль, калганы – төбәк бюджетыннан.
Проект кысаларында Уфаның Воровский урамы чатыннан башлап Агыйдел елгасы аша күпер төзекләндерелә. Аны проектлау эшләре алдагы елның апрель ахырына кадәр тәмамланырга тиеш. “Госзакупки” сайтына урнаштырылган контрактның башлангыч бәясе 51,6 миллион сум тәшкил итә. 2020 елда бу акчаның 49,3 миллион сумы – Башкортстан Республикасы бюджетыннан, 1,5 миллион сумы Уфа шәһәре казнасыннан бүленәчәк.
2021 елга чыгымнар 710 мең сум тәшкил итә. Шуларның 689 мең сумы янә республика казнасыннан, 21 мең сумы Уфа шәһәре бюджетыннан бүленергә тиеш.
Төзелеш эшләре ике этапта барачак. Беренчесендә әле эшләп килүче ике күпер арасына өченчесе төзеләчәк, икенче этапта иске күпер тулысынча реконструкцияләнәчәк. Әлеге күперләрнең иң борынгысы 1956 елда ук төзелгән. Аның озынлыгы 670,3 метр тәшкил итә.
Быел республикада “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында барлыгы 303,09 чакрым юллар төзекләндереләчәк. Эш 107 төп объектта алып барыла. Алар Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә, Иглин, Стәрлетамак, Ишембай һәм Уфа районнарында урнашкан.
Фото: Allufa.ru
Автор: Илдус Фазлетдинов
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Agiydel-asha-k-perne-t-zekl-nder-51-6-million-sumga-t-sh-ch-k-238909/
Читайте нас: