+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 апрель 2020, 17:50

Авыллар автоклублы булачак

Беренче автоклуб Нуриман районына кайтартылды.

Агымдагы елда республиканың биш районында күчмә күпфункцияле мәдәни үзәкләр — автоклублар барлыкка киләчәк.
23 апрельдә беренче автоклуб республиканың Нурман районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә файдалануга тапшырылды. Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нуриман районында 51 торак пунктның 24ендә генә клублар бар. Район үзәгеннән иң ерак торак пунктка кадәр ара 60 километр.
Автоклуб районның мәдәни-ял учреждениеләре булмаган торак пунктларында концертлар, төрле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу эшләр Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. 2020 ел ахырына кадәр автоклублар республиканың Зилаер, Баймак, Тәтешле һәм Караидел районнарына да алыначак.

Фото:bashinform.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Avillar-avtoklubli-bulachak-238962/

Читайте нас: