+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 апрель 2020, 00:40

Урман хуҗалыкларына махсус техника тапшырыла

Алар урманнарны тергезү, яңаларын үстерү максатыннан кулланылачак. “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру, урман ресурслары белән идарә итү - республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгының төп бурычларыннан берсе булып тора.

Проектның төп максаты - 2019-24 елларда әлеге проект кысаларында урманнарның юкка чыгуы белән яңадан үстерү балансын тәэмин итү. Әлеге башлангычны тормышка ашыру дәүләт учреждениеләренә 14 трактор һәм 2 җайланма тапшырылачак. Алар урман хуҗалыкларын тергезү һәм үсентеләр үрчетү буенча чаралар комплексын уздыру өчен кулланылачак. Хәзерге заман техникасыннан башка урманда нәтиҗәле эшләү катлаулы, яшь урманнарны арттыру буенча зур бурычлар башкару авыр. Бу җәһәттән урман янгыннары станцияләренә янгыннарга каршы уңышлы көрәш өчен дә 4 берәмлек техника тапшырылачак. Фото: bash.news.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Urman-hu-aliklarina-mahsus-tehnika-tapshirila-238054/

Читайте нас: