+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 апрель 2020, 12:55

Ит эшкәртү заводы төзеләчәк

Бәләбәйдә заманча ит эшкәртү предприятиесе барлыкка киләчәк. Проектны “Таврос” компаниясе генераль директоры Ринат Зайнуллин тәкъдим итте. Завод көненә 200 тоннага кадәр ит һәм 100 тонна колбаса җитештерәчәк.

Яңа завод “Таврос” компанияләр төркеме предприятиеләрендә үстерелгән дуңгыз итен тирән эшкәртү комплексының бер өлеше булачак. Проектка гомуми инвестиция 9,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Инвесторлар 1168 яңа эш урыны булдырырга уйлыйлар. Заводның проектлау документларын тикшерү эшләре алып барыла. Төп этапны тормышка ашыра башлау өчен рөхсәт докуменлары әзерләнә.
“Бу бик зур, мөһим проект. Бездән җитди уртак эш таләп ителә. Вакыт күп түгел, шуңа күрә мин мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтергә чакырам”, -диде төбәк башлыгы Радий Хәбиров.
Әлеге төзелеш өстенлекле проектлар исемлегенә кертеләчәк, һәм җир кишәрлеге белән тәэмин итүдә һәм коммуналь челтәрләр сузуда ярдәм күрсәтеләчәк.
Проект Владимир Путинның май указына ярашлы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшуарлар инициативысына булышлык итү» милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: ГТРК Башкортостан
Фото: pixabay.com
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/It-eshk-rt-zavodi-t-zel-ch-k-239660/
Читайте нас: