+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 апрель 2020, 13:40

Уфа-Нагаево юлына чират җитте

Нагаево авылына илтүче юлны төзекләндерә башладылар. Ремонт эшләре Бородинская урамыннан М-5 Федераль трассасына кадәр аралыкта башкарылачак.

Проект буенча 11 чакрым юл төзекләндереләчәк. Бүген юл эшчеләре иске асфальт катламын тигезләп алу белән шөгыльләнә. Барлыгы 87,000 квадрат метр мәйданда тигезләп кыру эшләре планлаштырыла. Шулай ук ​​юл кырларындагы җиһазларны яңарту да каралган.
Бу объект Владимир Путинның май указлары белән башланган "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты кысаларында ремонтланачак юл участоклары исемлегенә кертелгән. Эш 2021 елның 31 августына тәмамланырга тиеш.
Ремонт вакытында транспорт хәрәкәтенә чикләү кертеләчәк. Автомобиль юлының ярты ягы вакыты белән ябылып торачак.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: ГТРК Башкортостан
Фото: ГТРК Башкортостан
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ufa-Nagaevo-yulina-chirat-itte-240173/
Читайте нас: