+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 апрель 2020, 13:05

«Агростартап» белән үсешкә!

Дуванда яшәүче фермер Андрей Цепилов райондашларын өлгереп кенә җиткән кыяр белән сыйлый. Ә инде «Агростартап» ярдәмендә бу ир-егет эшен шактый алга җибәрә алачак.

Дуван авылында яшәүче фермер егет Андрей Цепилов теплицада кыяр үстерү белән өченче ел инде шөгыльләнә. Булдыклы ир-егет быел да апрель уртасында ул яңа уңышын җыя башлаган. Үзенең эшчәнлеге турында ул «Дуван хәбәрчесе» гәзите корреспонденты Андрей Пашковка сөйләгән.
Грант ярдәмендә яшь кеше хыялында йөрткән күп максатларына ирешкән: теплицасына газ керткән, заманча ныгыткан, кирәкле корылмалар, термобудка, Газель NEXT автомобилен сатып алган.
“Тырышкан табар – ташка кадак кагар!” – дип шундыйлар турында әйтәләр инде.
Узган ел «Агростартап» федераль программасына кушылып, ул 3 млн сум грант откан. Районнан 5 кеше бу программа буенча гариза тапшырган булса, Андрей аны откан 3 кешенең берсе.
«Агростартап»ны финанслау “МСП һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм” төбәк проектына караган “Фермерларга ярдәм күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү системасын булдыру” милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бу проектлар ил башлыгы В.Путинның май указларына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Узган елда Башкортстанда 115 башлап эшләүче фермер анда җиңеп чыкты. Быел республика авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен «Агростартап» проектына 266 млн сум салынган.

Автор : Тухватуллина Алсу
Фото: duv-vest.rbsmi.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Agrostartap-bel-n--seshk-242054/
Читайте нас: