+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 апрель 2020, 11:00

“Җиңүнең 75 еллыгына - 75 артефакт”

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр тормышка ашырыла.

Башкортстан Республикасы Милли музее музейларны “Җиңүнең 75 еллыгына - 75 артефакт” республика музей интернет-акциясендә катнашырга чакыра.
Акция шартлары буенча, һәр катнашучы музей хезмәткәрләре музей экспозицияләреннән яки фондларыннан бер кызыклы артефактны кыскача тасвирлап бер яки берничә фотосурәт әзерлиләр. Ул Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле булырга тиеш.
Facebook, Instagram социаль челтәрләрендә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча артефактлар турында мәгълүмат 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр «ВКонтакте», «Одноклассники», Facebook, Instagram социаль челтәрләрендә #75артефактовмузеиРБ хештегы белән, шулай ук акциядә катнашучылар музейларның үз хештеглары белән урнаштыра ала.

Акцияне Башкортстанның Милли музееның оештыру-методик бүлеге оештыра. Бүлекнең электрон адресы: [email protected] к

Фото: bashinform.ru


Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/i-ne-75-elligina-75-artefakt-242426/

Читайте нас: