+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 апрель 2020, 11:00

Благоварда - яңа буын китапханәсе!

Быел августта Башкортстанның Благовар районы халкы өчен Үзәк модельле китапханә, ягъни яңа буын китапханәсе ачылачак.

Китапханәне яңартуга һәм аны «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында яңа типтагы китапханәгә трансформацияләүгә юнәлтелгән ремонт эшләре быел гыйнвар ахырында башланды.

"Бу күпфункцияле заллар һәм локацияләр белән бөтенләй башка китапханә булачак, укучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты, китапханәчеләрнең ягымлылыгы һәм профессионализмы сакланып калачак һәм үстереләчәк", - ди китапханә директоры Ангелина Шиль.

Яңа буын китапханәсе - ул:
- килүчеләр, шул исәптән физик кимчелекле кешеләр өчен модернизацияләнгән киңлекләр;
- санлы китапханә ресурсларыннан файдалана алырлык заманча мультимедиа җиһазлары;
- мәдәни-мәгърифәт чараларын үткәрү мәйданчыгы;
- яңартылган китап фонды;
- заманча дизайн һәм яңа имидж.

Фото: bashinform.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Blagovarda-ya-a-buin-kitaphan-se-245194/

Читайте нас: