+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 апрель 2020, 10:45

Уфаның 17санлы балалар дәваханәсенә яңа дәвалау караватлары кайтты

Уфаның 17 санлы балалар дәваханәсе яңа туган сабыйлар өчен дәвалау караватлары сатып алды «БРда уңайлы мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Уфаның 17 санлы балалар клиник хастаханәсе яңа туган балалар өчен 2 махсус дәвалау-реабилитацияләү караваты сатып алды.

Дәвалау "түшәкләре" неврологик патологияле сабыйлар өчен, шулай ук балаларның инвалидлыгын профилактикалау өчен билгеләнгән, дип хәбәр итәләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында. Шулай ук, ведомствода билгеләп үтүенчә, бу караватлар балаларны савыктыруда зур ярдәм итәчәк. «БРда уңайлы мохит» программасы Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Автор : Каспранова Ләйсән
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ufani-17sanli-balalar-d-vahan-sen-ya-a-d-valau-karavatlari-kaytti-245337/
Читайте нас: