+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 Май 2020, 14:25

Стәрлетамак "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылды

Башкортстаның Стәрлетамак урманчылыгы хезмәткәрләре 8 меңнән артык нарат үсентесе утырткан. Чара Җиңү көненә багышланган "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында узды, дип хәбәр итте акциянең оештыру комитеты.

"Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган акцияне илдәге эпидемиологик хәл белән бәйле барлык хәвефсезлек чараларын үтәп уздырдылар. Чарада катнашучылар саклану чаралары белән тәэмин ителде һәм рөхсәт ителгән минималь социаль дистанция сакланды.

"Хәтер бакчасы" акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Һәлак булган совет сугышчылары истәлегенә 18 марттан 22 июньгә кадәр бөтен Русиядә 27 миллион төп агач утырту планлаштырыла. Акциянең төп максаты - сугыш вакыйгалары һәм анда катнашучылар турындагы истәлекне мәңгеләштерү, халыкның, иҗтимагый, волонтерлык һәм ирекле оешмаларның гражданлык активлыгын туплау.

Башкорт АССР Бөек Ватан сугышы елларында тирән тылда була, әмма төбәктән чакырылган хәрби хезмәткәрләр барлык фронтларда да зур батырлыклар күрсәтә. Сугышка төбәктән 700 меңнән артык кеше чакырылган, шуларның 300 меңе яу кырында башын салган.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/St-rletamak-H-ter-bakchasi-aktsiyasen-kushildi-247364/

Читайте нас: