+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 Май 2020, 14:25

Укытучыларның белемен күтәрүгә - 360 миллион сум

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында быел укытучыларның квалификациясен күтәрүгә төбәкләргә 360 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк сүзләренә караганда, "укытучылар һәрвакыт мәгариф системасының үзәгендә булды һәм шулай булачак".

"Шуңа күрә "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында мөһим ресурслар укытучыларга ярдәм итүгә, квалификация күтәрү буенча сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык программалар, методик озата баруның уңайлы инструментлары аша тупланган", - дип билгеләде ул.

Гомумдәүләт проектының проект офисы булган "Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды"нда төбәкләргә бүленгән акчалар педагогларның һөнәри компетенцияләрен нәтиҗәле үстерүне тәэмин итүгә, кыска сроклы белем бирү чараларын, тренинглар, осталык дәресләре уздыруга, беренче өч елда мәктәптә укытучыларга ярдәм итү системасын һәм башка бик күп нәрсәләргә юнәлтелгән заманча виртуаль лабораторияләр булдыруга тотынылачак, дип ачыкладылар.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ukituchilarni-belemen-k-t-r-g--360-million-sum-247362/

Читайте нас: