+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 Май 2020, 14:20

Һәвәскәр иҗат коллективлары фестивале онлайн-форматта уза

Үзизоляцияләнү режимы кертелү сәбәпле, һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенрусия фестиваль-конкурсының "Мәдәният - ул без!" номинациясендә сайлап алу этаплары онлайн-режимда узачак, дип хәбәр ителә Русия Мәдәният министрлыгы сайтында.

Төбәкара сайлап алу этапларында катнашучыларның барысы да фестивальгә махсус видеоматериаллар җибәрде инде.

Видеороматериалларны караганнан соң, жюри 60 коллективны сайлаячак, алар конкурсның алдагы этабында катнашачак (ул бу елның көзендә Мәскәүдә узачак). 20 лауреат грант алачак.

Русия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова ил төбәкләре өчен үзешчән сәнгатьнең мөһим ролен билгеләп үтте. Шул сәбәпле "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган фестивальне гамәлдән чыгармаганнар, ә уңайлырак форматка күчергәннәр.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/v-sk-r-i-at-kollektivlari-festivale-onlayn-formatta-uza-247360/

Читайте нас: