-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 Май 2020, 21:00

Экологик диктант яздылар

30 апрельдә Башкортстанда экологик диктант яздылар. Бу чара республика Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Урыс география җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе тарафыннан Русия Президенты Владимир Путинның май указын тоомышка ашыручы “Экология” милли проекты кысаларында оештырылды.

Билгеле сәбәпләр аркасында чара онлайн форматта узды.
— Экологик төшенчәләрне һәм терминнарны белүне таләп иткән 30 биремне үз эченә алган диктантны язуда республиканың гомум белем бирү мәктәпләренең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 1-11нче сыйныф укучылары, шулай ук республиканың 6 шәһәре һәм 45 районы халкы катнашты. Моннан тыш, чарага Воронеж, Краснодар крае, шулай ук Казахстан Республикасының Нурсолтан шәһәре мәктәпләре дә кушылды, — диделәр Башкортстан БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Иң активлары 7-9 сыйныф укучылары булган һәм аларның белем дәрәҗәсе шактый югары булып чыккан.
-Дөрес, онлайн-режимда үткәрелгән диктант вакытында укучылар телефон, интернет мөмкинлекләрен, «шпаргалка»лар кулланган булырга мөмкин. Әмма монда төп максат нәтиҗә түгел, ә һәркемнең үз белем дәрәҗәсен тикшереп каравы. Шулай ук балаларның һәм өлкәннәрнең экологик проблемаларга игътибарын җәлеп итү, - дип билгели оештыручылар.
Барлык диктантта катнашучылар да Балалар эколого-биологик үзәгенең сертификатын алачак. Ә җиңүчеләргә БР Мәгариф һәм фән министрлыгы, БР табигатьне саклау һәм экология министрлыгының дипломнары һәм «Яшел планета» хәйрия оешмасының махсус бүләкләре тапшырылачак.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ekologik-diktant-yazdilar-248349/
Читайте нас: