+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 Май 2020, 21:25

Туймазыда яңа сөт фермасы булачак

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлар башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада “Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Бу проект финанслаучы “Агростартап” программасы ярдәме белән Туймазы районының Николаевка авылында яңа сөт фермасы эшли башлаячак. Аның эшчәнлеген грант ярдәмендә эш башлаучы эшкуар Лилия Хәйруллина тормышка ашырачак.
Ике ел элек “Агростартап” хакында ишеткәч тә Лилия сөт фермасы ачу уе белән яна башлый. Белгечлеге буенча ул ветеринария табибы, аграр вуз тәмамлаганнан соң, берничә ел “Серафимовка” җәмгыяте лабораториясендә мөдир була. Идеясе белән ул беренче булып сөт заводы директоры Илдар Еникеев белән бүлешә. Аның ярдәме белән проектын тормышка ашыра башлый.
Үткән ел яшь фермер Николаевка авылы янында бина арендалый, 22 гектар җир арендалауга килешү төзи, өч эш урыны булдыра һәм грантка гариза яза. Лилия Хәйруллинаны шәхси эшкуар буларак теркиләр һәм бераздан хуҗалык исәбенә өч миллион акча күчә. Фермер 34 баш токымлы тана, барлык киркәле техника сатып ала.
Лилия Хәйруллина көн саен 600 литрдан артык сөт тапшырырга исәпли. Киләчәктә ул терлекләр санын һәм сөт күләмен арттырырга ниятли.

Фото: mgazeta.com
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Tuymazida-ya-a-s-t-fermasi-bulachak-248387/


Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: