+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 Май 2020, 21:10

Уфа музыка көллиятенә рояль бүләк иттеләр

Bechstein компаниясендә җитештерелгән концерт рояле дөньяда иң яхшыларның берсе булып санала һәм сәнгать мәктәбендә бу марканың беренче вәкиле булып тора. Рояльне презентацияләү агымдагы елның көзенә планлаштырыла.

Владимир Путин май указында билгеләгән «Мәдәни мохит» милли проекты кысаларында учреждение укучылар өчен ноутбуклар, ноталар һәм сәнгать әдәбиятлары сатып алды.
«Без бу көнне бик көттек. Милли проект кысаларында 10 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу рояль дөньяда иң яхшыларның берсе”, - ди Уфа махсус урта музыка көллияте директоры Ришат Сәгыйтов.

Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: bash.news
Фото: bash.news
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ufa-muzika-k-lliyaten-royal-b-l-k-ittel-r-247394/
Читайте нас: