+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 Май 2020, 19:05

Аскын урманнары тагын да матурланачак!

Бер көндә генә дә анда агачлар утыртуда 125 кеше катнашкан. “Урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Аскын урманчылыгы хезмәткәрләре язгы эшләрне башлады.

"Урманчылык идарәсе" учреждениесенең Аскын буенча бүлекчәсе башлыгы Марсель Габдрахманов хәбәр итүенчә, 30 апрельгә Аскын урманчылыгы буенча 13 гектар мәйданда 52 мең чыршы утыртылган. Үсентеләрне утыртуда барлыгы 125 кеше катнашкан. - Эш климат шартлары аркасында кыенлаша. Шул ук вакытта, урман тергезү чараларын илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле, хәвефсезлек чараларын үтәп башкарабыз, - диде ул. Билгеле булуынча, 20 апрельдән 20 майга кадәр “Урманнарны саклау” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Язгы эшләрнең планын үз вакытында үтәүне тәэмин итү өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республика урман фонды территориясендә урманнарны тергезү айлыгы уздырыла. Әлеге башлангыч Русия Президенты билгеләгән "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Фото:forest.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Askin-urmannari-tagin-da-maturlanachak-249582/

Читайте нас: