+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 Май 2020, 19:10

Көнбагыш һәм шикәр чөгендерен чәчү башланды

Миякә, Туймазы, Чишмә районнары бу җәһәттән алдынгылар исәбендә. Республика игенчеләре техник культуралар чәчүне башлады.

Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге мәгълүматлары буенча, 30 апрельгә төбәктә көнбагыш - 7,3 мең, шикәр чөгендере 1,27 мең гектар мәйданда чәчелгән. Ләкин бу әле эшнең башы гына. Быел төбәк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 228,4 мең гектарда көнбагыш, 28,3 мең гектар җирдә шикәр чөгендере чәчүне планлаштырган. Әлеге культураларны чәчүдә аеруча Миякә, Туймазы һәм Чишмә аграрийлары активлык күрсәтә. Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары нигезендә авыл хуҗалыгын үстерүгә республикада зур көч салына. Билгеле булуынча, быел чәчү җирләре дә былтыргыга караганда күбрәк. Фото: agriculture.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/K-nbagish--m-shik-r-ch-genderen-ch-ch-bashlandi-249595/

Читайте нас: