+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 Май 2020, 19:20

Яңа мәктәп ачылачак

Иске Сибай авылындагы мәктәпне, авария хәлендә булу сәбәпле, япкан булганнар.

Белем бирү йортында проблемалар 2011 елда ук башланган була: ул чакта стеналарда ярыклар барлыкка килә. Узган елда иске бинаны җимереп, яңа мәктәп төзергә кирәк дигән карарга киленә. 2019 елның мартыннан алып укучыларны авылдан 9 чакрым ераклыктагы Сибай шәһәре мәктәбенә автобус белән йөртә башлыйлар.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанда мәктәпләр, балалар бакчалары төзүгә зур игътибар бүленә. Ниһаять, менә быел май аенда Иске Сибайда да 375 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзү башлана. Инде проект документациясе дәүләт экспертизасын үткән, 363,548 миллион сумлык контракт төзелгән. Мәктәп 2021 ел ахырына төзелеп бетәргә тиеш.
Чыганак: БИ
Фото: БИ.

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ya-a-m-kt-p-achilachak-249424/
Читайте нас: