+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 Май 2020, 13:05

Дәүләт гранты ярдәмендә сөт фермасы ачкан

Туймазы районының Николаевка авылында яңа сөт фермасы эшли башлады, аны яшь эшмәкәр Лилия Хәйруллина оештырган. «Агростартап» проектында катнашу нәтиҗәсендә фермер дәүләттән грант алган.

Әлеге проектны финанслау Владимир Путин раслаган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Лилия белеме буенча ветеринария табибы. Ул сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән «Серафимовское» лабораториясендә эш тәҗрибәсе туплаган. Шуңа күрә Лилиянең үз проекты планын төзүдә кыенлыклар тумаган. Яшь фермер бинаны, җирне арендага алган, хезмәткәрләрне яллаган һәм грант алу өчен гариза биргән. Дөрес төзелгән план ярдәмендә эшмәкәр ферманы үстерү өчен дәүләттән 3 миллион сум акча алган.
Акчалата ярдәм предприятиедә техник җиһазларны үстерүгә кулланылган: мини-трактор, аңа төягеч, үзбушаткыч, чапкыч һәм культиватор сатып алынган. Лилия шулай ук кара-чуар токымлы 34 сыер сатып алган. Яшь фермер көн саен заводка кимендә 600 литр сөт тапшырырга планлаштыра.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Агростартап» грантлар бирү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Грантлар республика бюджетыннан крестьян (фермер) хуҗалыкларына, 2020 елда «Агростартап» проектын гамәлгә ашыруга бәйле дәүләт ярдәменең башка юнәлешләре кысаларында капланмый торган чыгымнарны финанслашу өчен бирелә. Гаризалар 2020 елның 27 апреленнән 8 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450008, Уфа шәһәре, Пушкин урамы 106, ял көннәреннән тыш. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-26, 218-05-29

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/D-l-t-granti-yard-mend-s-t-fermasi-achkan-247389/
Читайте нас: