+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 Май 2020, 13:05

Энтузиастлар урамын матурлыйлар

Уфаның Глумилино микрорайонында яңгыр канализациясе үткәрелә.

Шуңа да 1 майдан 17сенә кадәр Энтузиастлар урамында Р. Нуриев урамы белән кисешкән урында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр.Өч полоса ябыла, хәрәкәт - ике полоса буенча.
2019 елда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Салават Юлаев проспектыннан Академик Заварицкий урамына кадәр участокта Рудольф Нуриев урамы булдырылган иде. Озынлыгы – 0,8 чакрым. Быел биредә эшләр дәвам итә: җәяүлеләр йөри торган тротуарлар, сәпид юллары булачак, юлга якын территорияләр яшелләндереләчәк. Бу эшләрне 2020 елның икенче кварталында төгәлләргә планлаштыралар.
Фото: “Башинформ”.
Чыганак: “Башинформ”.

Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Entuziastlar-uramin-maturliylar-250453/
Читайте нас: