+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 Май 2020, 13:15

Ике компания-экспортер субсидия алуга иреште

Уфаның ике компаниясе - Башкортстан бюджетыннан экспортерларга бүленүче субсидияне беренчеләрдән булып алучылар исемлегендә. Яңа программа махсуслашкан чит ил оешмаларында продукцияләрне халыкара сертификацияләүгә киткән чыгымнарны каплый.

Бу компанияләр – “Сәнәгать Металлургия Технологияләре” җаваплылыгы чикләнгән һәм “Рус купорос компаниясе” оешмалары. Беренчесе продукциясен Япониягә, АКШка, Швейцариягә, Канадага һәм Казахстанга экспортлый. Икенчесе Бельгия, Кения, ЮАР, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Беларуссия һәм Украина белән хезмәттәшлек итә.
Гариза бирүче компаниягә түләүнең максималь күләме – чыгымнар суммасыннан 80 % кадәр. Ләкин ул 2 млн. сумнан артмый.
"Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты кысаларында бу проект 20 апрельдә старт алды. Бүгенгә кадәр биш компания заявка биргән, дип хәбәр итәләр тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетында.
Фото: “Башинформ”
Чыганак: “Башинформ”

Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ike-kompaniya-eksporter-subsidiya-aluga-ireshte-250414/
Читайте нас: