+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 Май 2020, 12:25

5 яңа Scania сатып алганнар

Шушы көннәрдә “Эко-Сити” каты калдыклар белән эш итүче төбәк операторының автомобильләр паркында техника яңартылды. Автопаркка 5 яңа заманча Scania чүп ташучылар кайтарылды, аларның 3есе инде эшкә кереште.

Бу авыр йөк машиналары каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен махсус тәгаенләнгән. Бер Scania йөк машинасы элеккеге өч берәмлек техниканы алмаштыра ала. Шул ук вакытта бу махсус машиналар атмосферага зарарлы матдәләрне азрак бүлеп чыгара. Кузов күләме зур булуга карамастан (22 куб.метр), яңа техниканың маневрлар ясау сәләте дә югары, бу аларга тыгыз төзелешле торак кварталларга бер авырлыксыз кереп-чыгып йөрергә мөмкинлек бирә.
Безнең автомобильләр паркы бары тик яңа техникадан гына тора. Бүгенге көндә 140 берәмлек махсус техника республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатышында яшәүчеләргә күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатын яхшыртырга һәм Владимир Путин 2018 елда май указларына ярашлы раслаган “Экология” милли проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә, – ди “Эко-Сити” төбәк операторының матбугат сәркатибе Кристина Кузнецова.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: ecology.bashkortostan.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/5-ya-a-Scania-satip-algannar-251798/
Читайте нас: