+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 Май 2020, 12:30

Д.Донской урамында юлны яңарталар

Уфа районының Орджоникидзе районы Дмитрий Донской урамында башланган юл ремонты эшләрен 15 сентябрьгә кадәр төгәлләргә планлаштыралар, дип хәбәр итәләр башкала мэриясенең матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр юл төзүчеләргә зур күләмдәге эшләр башкарып чыгарга кирәк: 25 мең кв.метрдагы иске юл катламын фрезерларга, парковка урыннарын булдырырга, яңа борт ташлары урнаштырырга һәм яңа асфальт-бетон түшәргә.
Боларга өстәп гамәлдәге тротуар түшәмәсен ремонтлау да каралган. Барлык эшләр дә тәмамлангач, термопластик юл разметкасы салыначак.
Бүгенге көндә объектта 6 бригада көч сала. Урамдагы юлның ярты өлешендә генә юл хәрәкәте чикләнгән. Соңрак ремонт ясалган участокта юл тулысынча да ябылып торачак. Дмитрий Донской урамының Рыбаков һәм Азатлык урамнарына кадәр өлеше 1,66 км.га сузылган”, – диләр мэриядә. Башкала хакимиятендә шулай ук юл ремонтының Владимир Путинның 2018 елда булдырган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына ярашлы башкарылуын билгеләделәр.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/D-Donskoy-uraminda-yulni-ya-artalar-251774/
Читайте нас: