+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 Май 2020, 10:55

Остазлар тәҗрибә уртаклаша

“Яшь профессионаллар” берләшмәсе “Халыкара эксперт белән бер сәгать” вебинарлар сериясен башлап җибәрде.

6 апрельдән “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия ) берләшмәсе “Халыкара эксперт белән бер сәгать” вебинарлар сериясен башлап җибәрде. Мондый сәгатьләрдә WorldSkills Русия һәм чит ил экспертлары тормыш тәҗрибәсе һәм чемпионат тарихлары белән уртаклаша, һөнәрне тирәнтен өйрәнү өчен тәкъдим ителә торган материаллар һәм ресурслар турында сөйли, өйдән чыкмыйча һөнәрне үзләштерүне ничек дәвам итү турында шәхси киңәшләр бирә.

Вебинарлар кысаларында "Коры төзелеш һәм штукатур эшләр" компетенциясендә халыкара эксперт Екатерина Орлова,"Ташны архитектур эшкәртү" компетенциясендә халыкара эксперт Рафаэль Яхин, "Отель белән идарә итү" компетенциясендә халыкара эксперт Мария Ильиных, эфирга чыгып, кызыксынучыларга үз киңәшләрен җиткерделәр.

Билгеле булуынча, быел “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VIII чемпионаты финалы дистанцион форматта үтәчәк. Әлеге мөһим эш, Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.


Фото: WorldSkillsRussia

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ostazlar-t-rib-urtaklasha-251885/

Читайте нас: