+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 Май 2020, 13:25

Әкиятләр, җырлар һәм гореф-гадәтләр саклансын!

Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары чираттагы пленар утырышта “Башкортстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында”гы закон проектын хуплады.

Әлеге документ матди булмаган мәдәни мирас объектларын популярлаштыру һәм саклауны, әлеге өлкәдә фәнни тикшерүләр үткәрүне җайга сала.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында республикада милли мирасыбызны, халык авыз иҗатын саклауга зур игътибар бирелә. Әлеге закон проектында да сүз халык авыз иҗаты – әкиятләр, җырлар һәм фольклорның башка төрләре, шулай ук гореф-гадәтләр, халык белемнәре һәм бәйрәмнәре, тел, һ.б. турында бара. Әгәр кабул ителә калса, законны җайга салу кысаларына безнең күпмилләтле республикабызның барлык матди булмаган мәдәнияте чагылышлары да кертеләчәк.
“Кызганычка каршы, бүгенге глобализация чорында халыклар һәм культуралар арасында чикләр югала, аларның күбесе хәтта юкка чыгу куркынычы астында,- ди төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев.- Мәдәниятебезнең әлеге катламын, ата-бабаларыбызның тарихын саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру мөһим. Шуңа да бу мәсьәләләр закон тарафыннан җайга салуны таләп итә”.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/kiyatl-r--irlar--m-goref-gad-tl-r-saklansin-255032/
Читайте нас: