+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 Май 2020, 13:40

Унберенче лаборатория ачылды!

Белорет үзәк дәваханәсе базасында коронавирус инфекциясен диагностикалау өчен лаборатория ачылды.

Бу Башкортстанда әлеге максатка ачылган унберенче лаборатория, дип хәбәр итәләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Ул Белорет һәм Сибай медицина округларыннан килгән биоматериалларны тикшерәчәк, зарарланучылар белән бәйләнештә булучыларны өйрәнәчәк.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында, гражданнарның сәламәтлеген саклау максатында, Башкортстанда күп эшләр башкарыла. Сәламәтлек саклау өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт биргән мәгълүматларга караганда, Башкортстан тәүлегенә COVID-19 га тестлар үткәрү саны буенча бишенче урынны били.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Unberenche-laboratoriya-achildi-254953/
Читайте нас: