+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 Май 2020, 20:15

Интернет һәр йортка барып җитсен

Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров республиканы интернет челтәре белән тулысынча байкап алу программасын игълан итте.

Заманча, цифрлы технологияләр ярдәмендә мохтаҗ торак пунктларны югары сыйфатлы интернет элемтәсе белән тәэмин итү чаралары буенча киңәшмәдә интернет-провайдерлар һәм элемтә операторлары катнашты. Алар республика хөкүмәте белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерделәр. Бу проектны бергәләп финанслау мәсьәләләре каралды. Челтәрне киңәйтү һәм база станцияләре төзелешенә салынган акчаларның хәвефсезлеге анализланды.
Андрей Назаров торак пунктларда сыйфатлы интернет челтәре белән тәэмин итү проблемаларын чишүгә җитди карарга чакырды.
"Безнең белән эшләүчеләр үкенмәс", - диде хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары.
Әлеге программа Владимир Путинның май указларына ярашлы “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында башкарыла.
Фото: Башинформ
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Internet--r-yortka-barip-itsen-256788/
Читайте нас: