-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 Май 2020, 19:30

Заманча җиһазлар ковид-госпитальләргә җибәрелде

Республиканың медицина оешмалары 33 компьютер кардиографы алды.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча бу санлы компьютер кардиографлары ковид-госпитальләргә җибәрелде.

Республиканың җиде медицина оешмасы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" һәм "Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру" төбәк проектларын гамәлгә ашыру кысасында кардиографлар алды.

Ковид-госпитальләрдә бу җиһазлар яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм кискен коронар синдромлы пациентларга ярдәм күрсәтүне оештыру өчен файдаланылачак.

Белгечләр аңлатканча, барлык кардиографлар да пациентларның электрон медицина карталарына санлы форматта электрокардиограмма тапшыру өчен Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасына (РМИАС) тоташтырылган. Бу системада шундый пациентларга медицина ярдәме күрсәтүне исәпкә алу, маршрутлаштыру һәм мониторинглау системасы гамәлгә ашырылган. Санлы ЭКГ автоматлаштырылган интерпретациясе диагностикалауның оперативлыгын һәм төгәллеген арттырырга, авыруның кискенлеген яки катлаулануын булдырмау өчен, алдан эшләргә мөмкинлек бирә.

Фото: diamedclinic.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Zamancha-i-azlar-kovid-gospitall-rg--ib-relde-257031/
Читайте нас: